Бөгелмә авазы

Россия көне белән!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус КАСЫЙМОВ якташларыбызга Россия көне уңаеннан ихлас котлауларын ирештерде. "12 июньдә илебез дәүләтчелек, тынычлык һәм теләктәшлек, төрле буын, төрле дин, төрле мәдәнияткә ия кеше-ләрнең бердәмлеге символы булган төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Республикабыз, бүгенге кризис кыенлыкларына карамастан, бердәм Россия Федерациясе...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус КАСЫЙМОВ якташларыбызга Россия көне уңаеннан ихлас котлауларын ирештерде.
"12 июньдә илебез дәүләтчелек, тынычлык һәм теләктәшлек, төрле буын, төрле дин, төрле мәдәнияткә ия кеше-ләрнең бердәмлеге символы булган төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Республикабыз, бүгенге кризис кыенлыкларына карамастан, бердәм Россия Федерациясе составындагы икътисади тотрыклы төбәкләрнең берсе булып кала. Безнең төп байлыгыбыз - талантлы, тырыш, эшсөяр кешеләребез. Алар, ата-бабаларыбыздан килгән тра-дицияләрне саклап һәм үстереп, уртак тырышлык белән Татарстаныбызны фәнни-техник, аграр-сәнәгаи, кадрлар потенциалына, искиткеч көчле интеллектуаль һәм рухи ресурсларга ия булган үсә баручы төбәккә әйләндерделәр.
Мин ышанам, күп гасырлар дәвамында ныгытылган толерантлык һәм бердәмлек традицияләренә тугры калып, үзләренең рухи бердәмлеге һәм Ватаныбыз өчен горурлану хисләре белән берләшкән бөгелмәләр дә илнең чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
Сезгә, кадерле якташлар, тынычлык, иминлек, киләчәккә ышаныч, ныклы сәламәтлек һәм сөекле Ватаныбыз хакына башкара торган эшләрегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән!" - диелә котлауда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: