Бөгелмә авазы

Россия Хөкүмәте бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган

Закон проекты авторы Елена Мизулина Россия хакимиятенә тәкъдимне хуплаулары өчен рәхмәт белдергән. Россия Хөкүмәте ил территориясендә бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Бу хакта закон проектының авторы Елена Мизулина үз сайтында хәбәр иткән. Искәртеп үтик: законда юридик затларга бәби-бокслар булдырган өчен 1-5 млн сум штраф яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр...

Закон проекты авторы Елена Мизулина Россия хакимиятенә тәкъдимне хуплаулары өчен рәхмәт белдергән.

Россия Хөкүмәте ил территориясендә бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Бу хакта закон проектының авторы Елена Мизулина үз сайтында хәбәр иткән.

Искәртеп үтик: законда юридик затларга бәби-бокслар булдырган өчен 1-5 млн сум штраф яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктату каралган.

"Мин бу закон проектын хуплаган өчен Хөкүмәткә рәхмәтле", - дип билгеләп үткән Мизулина.

Бәби-бокс - карават белән җиһазланган урын, баласыннан баш тартырга уйлаган ана аны аноним рәвештә шунда калдыра ала. Кагыйдә буларак, бәби-бокслар медицина учреждениеләрендә яки дини оешмаларда куела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: