Бөгелмә авазы

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмауны үтенеп мөрәҗәгать итә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" – 8 (843) 288-46-96.

– Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар янып торган бинадан мөстәкыйль рәвештә тышка чыга алмыйлар.

Исегездә тотыгыз: һәр олы кешенең бурычы – ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркыныч икәнен аңлату.

Үз балаларыгызның куркынычсызлыгы турында кайгыртыгыз, аларга янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – "112" телефонына шылтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез ут афәтенә нинди мөнәсәбәттә булсагыз, балаларыгыз да шулай караячак.

Истә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе – ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та тоймый..

Чыганак: Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы порталы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: