Бөгелмә авазы

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан идарәсе кисәтә: эссе һава торышына карамастан, бу көннәрдә су коену – тормыш өчен зур куркыныч!

Җәй буена рөхсәтсез коену урыннарында инспекторлар һәм муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре махсус рейдлар үткәрәчәк.

Салкын суда коену көзән җыеруларына китерергә мөмкин – мускулларның кискен һәм бик авыр кыскаруына. Бу бик куркыныч: суда үлүнең төп сәбәпләренең берсе  көзән җыеру!

Моннан тыш, җылынмаган суда коенуның куркыныч ягы  көзән җыеру белән генә бетми. Кеше, кояшта җылынып, бозлы суга кинәт чумганда, йөрәк туктап калырга яки  батып китәргә мөмкин – температураның кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә мускулларда спазм (кысылу) барлыкка килә һәм сулыш туктауга китерә.

Су янында ял иткәндә һәрвакыт сак һәм игътибарлы булу таләп ителә.

Су төбендә билгесез чокырлар, чыбык-ботаклар, башка чит предметлар булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ярда хәмер эчүдән тыелырга киңәш итәләр – исерек килеш коену кешеләрнең суда үлүенең икенче бер төп сәбәбе булып тора.

Кече яшьтәге балаларга аерым  игътибар  кирәк.

Чыганак: Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы портал

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: