Бөгелмә авазы

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек эмбаргосының алты еллык гамәленә йомгак ясады: Татарстанның авыл хуҗалыгы үсеш күрсәтте

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чараларны куллану турында» 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Россия Президенты указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Бу вакыт эчендә АПКның Россия секторы үсешнең сизелерлек динамикасын күрсәтте – бүген Россия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә һәм тармакның экспорт потенциалын актив үстерә.

«Безнең аграрийлар эше һәм нәтиҗәле дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә узган алты елда агросәнәгать продукциясен җитештерү күләме 22,4 %ка артты, ә тармак, тулаем алганда, Россия икътисадының драйверларының берсенә әверелде. Без барыбыз бергә авыл хуҗалыгын рентабельле булмаган һәм куркыныч тармак буларак кабул итүне үзгәртә, эшлекле мохиттә моның заманча, югары технологияле һәм табышлы бизнес булуын аңлау формалаштыра алдык. Узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының рентабельлеге 13,3%ка җитте, бу 2013 ел күрсәткечләреннән ике мәртәбә, диярлек, югары. Бүген без Россия һәм чит ил капиталының тотрыклы агымын, хәтта элек АПКга бернинди катнашы булмаган инвесторлар ягыннан да, билгеләп үтәбез. Тармак яңа технологияләрне һәм алдынгы фәнни эшләнмәләрне иң эре кулланучыларның берсе булды. Авыл хуҗалыгында кешеләр үзләре өчен дә, үз бизнесы өчен дә мөмкинлекләр һәм перспективалар күрәләр», – дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.

2014-2019 елларда авыл хуҗалыгында җитештерүнең факттагы үсеше 119%, азык-төлек продуктлары – 131%, эчемлекләр – 105%. Агымдагы ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгында җитештерүнең көтелгән үсеше җиде ел эчендә 120,2% тәшкил итәргә мөмкин, азык-төлек продуктлары – 135,3%, эчемлекләр – 108,1%, тулаем АПК буенча – 125,1%.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы эмбаргосын керткәннән соң, шулай ук, җитештерү күләмнәрендә үсешне саклап кала һәм күрсәтә алды. Ашлык җитештерү буенча үсеш 60 % тәшкил итте (2019 елда республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 4,1 млн. тонна ашлык җыйдылар, 2013 елда 2,6 млн. тонна ашлык җыелган иде). Җиләк-җимеш тармагы яңа интенсив бакчаларга нигез салу исәбенә үсештә импульс алды. Тулаем җыем 40%тан артык үсеш белән 109 мең тонна тәшкил итте. Бу елларда орлыкчылык тармагына зур игътибар бирелде. 7 ел эчендә 47 сорт булдырылган, шуларның 43 е РФ селекция казанышларының Дәүләт реестрына кертелгән, 23 е – дәүләт сорт сынаулары узды. Соңгы елларда республикада чәчү мәйданнарының яртысыннан артыгын ТатНИИСХ сортлары били, һәм Россиядә Татарстан селекциясе сортлары астында 1,7 млн. гектар мәйдан бар.

Бу чорда күп кенә оешмалар үз производстволарын модернизацияләүдә катнашты, эшкәртү куәтләрен арттырдылар һәм продукциянең яңа төрләрен чыгара башладылар. Үсеш ит һәм субпродуктлар – 1,3 тапкырга (132%), үсемлек мае – 3 тапкырга (333%), эшкәртелгән балык һәм консервацияләнгән балык – 3 тапкырга (318%), шикәр – 1,5 тапкырга (156%), кондитер эшләнмәләре – 1,5 тапкырга (148%), макарон эшләнмәләре – 2 тапкыр диярлек (193%), ак май – 1,5 тапкырга (147%), сыр һәм сыр продуктлары 2 тапкыр (209%).

2015-2019 елларда Татарстанның агросәнәгать комплексына 140 млрд сум инвестицияләнгән: 96 млрд сум – авыл хуҗалыгына, 44 млрд сум – эшкәртү сәнәгатенә.

Татарстан лидерының позициясен өйрәнергә, шул исәптән, аграрийларга ярдәм итү һәм республиканың барлык муниципалитетларына кагыла торган авыл территорияләрен үстерү программалары да ярдәм итте. Бүген гамәлдә булган 40 президент программаларының 30ы авыл хуҗалыгында гамәлгә ашырыла. 2019 елда гына да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның авылда программаларын финанславы 21,4 млрд. сум тәшкил итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: