Бөгелмә авазы

Россия 2016 елда 104 миллион тонна икмәк җитештерергә ниятли

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы киләсе елга 104 миллион тонна ашлык җитештерергә җыена.

Быел ил буенча 103,4 миллион тонна ашлык җыеп алынган булган. Бу - 2014 елга караганда 1,8 %ка кимрәк. Алда торган елда ашлык җитештерү буенча фаразларны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев аграр министр белән киңәшмә вакытында җиткергән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: