Бөгелмә авазы

Роспотребнадзор яхшы һава торышы сәбәпле талпаннарның активлашуы турында кисәтә

Росссиядә сентябрьдә урнашкан җылы һава торышы бөҗәкләр, шул исәптән төрле инфекция тараткан талпаннарның активлашуына китергән, дип хәбәр ителә Роспотребнадзор сайтында. Идарә атна саен талпаннар тарата торган инфекцияләр буенча мониторинг алып бара. Төбәкләрдә бөҗәкләр тешләгәннән соң күчә торган инфекция авырулары таралу буенча кисәтү эшләре уздыра. 22 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча 243...

Росссиядә сентябрьдә урнашкан җылы һава торышы бөҗәкләр, шул исәптән төрле инфекция тараткан талпаннарның активлашуына китергән, дип хәбәр ителә Роспотребнадзор сайтында.

Идарә атна саен талпаннар тарата торган инфекцияләр буенча мониторинг алып бара. Төбәкләрдә бөҗәкләр тешләгәннән соң күчә торган инфекция авырулары таралу буенча кисәтү эшләре уздыра. 22 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча 243 мең гектарда акарацид эшкәртү үткәрелгән.

Идарә мәгълүматлары буенча, 22 сентябрьгә медицина оешмаларына, талпаннар тешләү сәбәпле, 488 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге Кемеров, Свердлау, Томск, Новосибирск, Чиләбе, Иркутск, Төмән өлкәләренә һәм Красноярск краена туры килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: