Бөгелмә авазы

“Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итә

Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары территориаль бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә районы кулланучылар базарында тәкъдим ителә торган ашамлыклар һәм азыктөлек чималының сыйфат күрсәткечләрен, куркынычсызлык дәрәҗәсен күзәтү белән дә шөгыльләнә. Узган 2014 елда азык-төлекләрдән барлыгы 2 мең проба алынды. Микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә җавап бирми торган продукция...

Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары территориаль бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә районы кулланучылар базарында тәкъдим ителә торган ашамлыклар һәм азыктөлек чималының сыйфат күрсәткечләрен, куркынычсызлык дәрәҗәсен күзәтү белән дә шөгыльләнә.


Узган 2014 елда азык-төлекләрдән барлыгы 2 мең проба алынды. Микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә җавап бирми торган продукция гомуми күләмнең 5 проценты чамасын тәшкил итә.

Сыйфатсыз ризыклар сафында иң еш очрый торганы - тиз бозыла торган азыклар - сөт һәм сөт ризыклары, балык һәм балык ризыклары, ит һәм иттән эшләнгән ярымфабрикатлар. Узган ел сөт продуктларыннан алынган 300 проба тикшерелгән, шуларның 43е (14,3 процент) 2008 елда кабул ителгән "Технический регламент на молоко и молочную продукцию" дип атала торган Федераль Закон таләпләренә туры килми булып чыкты.

Кулланучылар базарындагы ялган ризыкларны ачыклау эше дә алып барыла. Сөт продукциясендәге май стериннары шундый күрсәткеч- ләрнең берсе булып тора. Алынган 25 пробаның бишесендә (20 процент) сөтнеке булмаган майлар барлыгы ачыкланган, ә андый продуктлар югарыда искә алынган закон нигезендә "ялган" дип саналалар.

Су биоресурслары продукцияләренең сыйфаты да даими контрольдә тотыла. Фосфатларга һәм глазурь микъдарына 50дән артык балык продукциясе тикшерелгән. Ә лаборатор ысул белән 8 пробада глазурь микъдарының гигиена нормативларыннан артыграк булуы ачыкланган. Ул туңган минтай, креветка, килька һәм башка кайбер продуктларда табылган.

2014 ел дәвамында лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләреннән чыгып, шулай ук саклану вакыты узу, продукциянең сыйфатын һәм куркыныч- сызлыгын раслаучы документлары булмау, саклану шартлары бозылу сәбәпле, барлыгы 1,5 тонна авыр- лыкта 228 партия азык продуктлары яраксызга чыгарылган. Җәмгысе 244 мең сумга 68 штраф салынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: