Бөгелмә авазы

Ркаил Зәйдулла: Могҗизалар иле

Интеллигент ул - Галиция кенәзе Владимирко; ул 12 гасырда ук: "Безнең чорда могҗизалар була алмый", - дип әйткән. Шул дәвердән соң инде алты йөз ел гомер узган, зыялылар һаман бер-берсенә: "Могҗиза булмый, могҗиза булмый", - дип тукый. Ә бөтен халык, 12 гасырдагы кебек, могҗизаларга отыры ышана бара. Лев Толстой Кеше...

 

Интеллигент ул - Галиция кенәзе Владимирко; ул 12 гасырда ук: "Безнең чорда могҗизалар була алмый", - дип әйткән. Шул дәвердән соң инде алты йөз ел гомер узган, зыялылар һаман бер-берсенә: "Могҗиза булмый, могҗиза булмый", - дип тукый. Ә бөтен халык, 12 гасырдагы кебек, могҗизаларга отыры ышана бара.
Лев Толстой

Кеше гомер-гомергә гайре табигый могҗиза күрергә интегеп яшәгән. Борынгы заманнар турында инде мин искә дә алып тормыйм. Бүген! Табигатьнең бөтен сере тәмам коелып беткән сыман югыйсә. Могҗиза көтәбез. Мине иң гаҗәпләндергәне - зур-зур урыннарда утыручы түрә-кара егылып китә инде могҗиза исе чыкса. Ә бит бик тә аек акыллы, яман да прагматик күренәләр читтән карап торышка.
 
21 июльдә Казанга Рәсәйнең иң зур побы килә икән! Могҗизага тиң вакыйга. Күпме чакырып та элегрәк шәһәребезгә аяк басмаган иде. Әле мәктәпләрдә православие укытмаганга үпкәли, әле Казан үзәгендә зур чиркәү салыгыз дип шарт куя. Шартын үтәделәр: салачаклар! Мәйданы 2500 кв. м. була диме соң... Мәктәпләрдә дә тиздән чукынырга өйрәтерләр, Алла боерса...
 
Казан Божьей матери (бу сүзтезмәне татарча әйтергә тел әйләнми) иконасы табылган урында салыначак ул чиркәү. Әлеге иконаның 1579 елда пәйда булуы үзе үк могҗиза. Ярты шәһәрне ялап алган янгыннан соң, Матрона исемле бер кызый төшендә Мәрьям ананы күрә. Кызның өеннән ерак та түгел, җир астында Мәрьям ана иконасы ята икән. Мәрьям ана, урысча әйтсәк, Божья матер, шул хакта әрхирәйгә, шәһәрнең башка түрә-карасына хәбәр итәргә куша. Чыннан да могҗиза - җир астыннан кыйммәтле ташлар белән бизәлгән икона килеп чыга! Аны тәре ходы белән Благовещение чиркәвенә илткәндә янә могҗиза: ике сукырның күзе күрә башлый.
 
Икона табылган урында митрополит Ермоген хатын-кыз монастыре сала. Беренче монахиняны кем дип уйлыйсыз? Уйлыйсы юк - төш күрүенә үзе үк ышана башлаган бичара Матрона була ул. Иконаны саклар өчен шунда ук алагаем зур чиркәү салалар. (Яңа собор утызынчы елларда шартлатылган шул чиркәү урынына салынырга тиеш тә инде). Күптән түгел безгә митрополит итеп җибәрелгән Феофан, килгән көнне үк, Казанны урыс җире дип белдергән иде. Әлеге белдерү өчен алар 1579 елда ук могҗизаи рәвештә кайгыртып куйган - шундый кыйммәтле икона табылган җир тагын кемнеке булсын?!
 
Казан Божьей матери иконасының могҗизалары моның белән генә төкәнми әле. Тарихта иң тирән эз калдырганы, мөгаен, 17 гасыр башында Мәскәүдән полякларны куып чыгаруыдыр. Әйе, иконаны күрүгә мескен поляклар, алны-артны күрмичә, чатыр-чотыр илләренә качкан... Мимечләрнең Ленинградны алырга хәлләреннән килмәве дә шушы икона аркасында, имеш.
 
Дөрес, 1904 елның 29 июнендә гап-гади караклар бу иконаны чиркәүдән урлап чыга, алтын-көмешен, кыйммәтле ташларын кубарып алып, агач тактасын могҗизасыз-нисез генә гап-гадәти мичтә яндыралар. Ни гаҗәп - үз-үзен коткарып калырга иконаның могҗизасы җитенкерәмәгән.
 
Ләкин аның дистәләп күчермәсе калган. Вакыт дигән галиҗәнап аларны да аямаган нигәдер. Унбиш еллар элгәре шуларның берсе Рум папасының кабинетында саклана, дигән сүз чыкты. Шуңа карап кына гыйбадәт кыла икән Икенче Иоан Павел. Җаныннан артык күрә икән әлеге иконаны. Шул хәбәрне ишетүгә үк Казанның ул чактагы башлыгы Камил Исхаков аның хозурына йөгергән иде. Кайткач шаккатып, могҗиза күрүенә чын күңелдән ышанып, сөйләде: "Меня и посла России в Ватикане первыми подвели к Римскому Папе по его просьбе. Все расценивали это как чудо, как знак свыше. Я был потрясен до глубины души. Папа - исключительно светлый человек, вокруг него сияние, свет, аура доброты". Хисләре бөтен төштән бәреп чыккан Камил абзый түзми - попның сузылган кулын чуп итеп үбеп тә ала. Әлләни уйламагыз, могҗизаның үзен үбәм, дип уйлый ул!
 
Татар малаеның иконага мондый мәхәббәтенә Рум папасы үзе дә шакката, христианнар өчен кыйммәтле ядкәрне Казанга кире бирергә риза була. Могҗиза дими, ни дисең?!
 
Ләкин могҗизага да безнең илдә кыенга туры килә. Иконаны Мәскәүдә тоткарлыйлар. "Әнә, Богородицкий монастырен яңадан корыгыз, аннары иконаны бирербез", - ди патриарх. Ә аны корырга 30 миллион доллар кирәк булачак, дип язганнар иде Мәскәү гәзитләре. Ләкин безнекеләр могҗизага шулкадәр сусаган, иконага мәхәббәтләре галәмгә сыймый, мондый гына акчага карап торалармы инде? Булдырабыз! - диделәр. Вәгъдә - иман. Бирделәр, ниһаять, иконаны Казанга. Могҗиза!
 
Казанның хәзерге башлыгы Илсур Метшин да иконага битараф түгел, һәм аңардан гел дә инде менә могҗиза көтүче икән. Үзенең тануы буенча, көтеп тә җиткергән. Үзегез аңлыйсыздыр, мондыйлар мәхәббәтләрен татарча белдерми, шуңа мин дә тәрҗемәләп мәшәкатьләнмәдем, йә эссесен сүрелдерермен, Алла сакласын. Икона сакланырга тиешле алагаем чиркәүне салу мәсьәләсенә кагылышлы җыелышта Метшин да бик дулкынланып үзенең могҗизага орынуын белдергән: "Когда молодым мэром меня сюда привели и показали Казанскую икону Божьей Матери, я читал молитвы. Слава богу, все сбылось, все, о чем я просил за эти 10 лет. Мы просили, чтобы Казань выросла среди других городов, и нам всевышний ответил. Поэтому наш долг, мой долг как мэра - сделать все для того, чтобы этот храм для наших верующих был построен. Пусть он будет построен всем миром".
 
Әйе, бездән генә эш калмас, могҗиза хакына соңгы тиеннәрне дә салырбыз уртак казанга. Ил төкерсә, күл җыела. Кризис безгә нипачум. Бер очтан бурычларны да түли башларга кирәк. Казанның 10 ел элек федераль үзәккә 4,7 млрд. сум бурычы булса, хәзер ул сан 29 млрд. икән. 10 ел дәвамында могҗиза өмет итеп дога кылган арада шулай арткан, бәдбәхет.
 
Әнә биш ел эчендә Рәсәйдә 12377 мәктәп ябылган, 20000 гыйбадәтханә ачылган. Һәрберсендә могҗиза өмет итеп дога кыла башласалар, бу бит... бу бит... Бернинди саннар белән дә үлчәп булмый моны...
 
Мәккә җаһилләре Мөхәммәд галәйһеәссәламнән могҗиза таләп иткәннәр, имеш. Пәйгамбәр булсаң, янәсе, чыгар да сал могҗизаны! Аллаһның иң олы могҗизасы - кеше, дип җавап биргән рәсүл.
 
Кеше ул, минемчә, Аллаһның могҗизасы гына түгел, ә үз нәүбәтендә үзе дә теләсә нинди могҗизаны уйлап табучы...
интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: