Бөгелмә авазы

Ришвәт – кирәксез шәйме?

Күз алдыгызга китерегез әле, безнең илдә ришвәт, хезмәт урыны мөмкинлекләреннән үз файдаңа куллану гомумән юк, ди. Машинаңа утырып эшкә чыгып китәсең, тизлекне арттырмыйсың, юл хәрәкәте иминлеген саклап торучыларга синең калын кесәң дә, югарыдагы йомшак куллы абзаң да йогынты ясый алмый. Каеш-хәмер ишеләрне әйткән дә юк. Хастаханәләрдә хезмәткәрләргә кәнфит-чәй дә, конвертлар...

Күз алдыгызга китерегез әле, безнең илдә ришвәт, хезмәт урыны мөмкинлекләреннән үз файдаңа куллану гомумән юк, ди. Машинаңа утырып эшкә чыгып китәсең, тизлекне арттырмыйсың, юл хәрәкәте иминлеген саклап торучыларга синең калын кесәң дә, югарыдагы йомшак куллы абзаң да йогынты ясый алмый. Каеш-хәмер ишеләрне әйткән дә юк. Хастаханәләрдә хезмәткәрләргә кәнфит-чәй дә, конвертлар да бирелми, һәр кешегә бертөрле караш, беркем дә үз бурычларыннан тыш, кайбер пациентларга аерым хезмәт күрсәтми. Укуны тәмамлаган укучыларның билгеләре нәкъ чын дөреслеккә туры килә, укырга кергәндә дә конверт түгел, ә бары тик аттестат тотып кына баралар. Югары белем ала алмаганнар таныш-белеш эзләү белән түгел, эшче һөнәрләр үзләштерү белән шөгыльләнә...

Ришвәтчелек әнә шулардан башлана да дәүләт хезмәтенең югары кәнәфиләрендә утыручыларның кемгәдер бизнес ачарга, кемгәдер җир сатып алырга, яисә башка эшләргә рөхсәт биргәне өчен миллион-миллиардлар үзләштерүе белән төгәлләнә.

Бу атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә коррупциягә каршы сәясәт торышы каралды. Бик күп ведомстволарга республика башлыгыннан каты шелтә яңгырады.

Шулай ук бу юнәлештә уңай тенденция дә сизелә. Халык ришвәтчелек проблемасына карата булган фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнде, шуңа күрә анализ ясау, алга таба бурычлар билгеләү өчен дә җирлек бар дигән сүз.

Ә ришвәтчелекнең кирәкле яки кирәксез шәйме икәне һәркемнең үзеннән тора. Ягъни ришвәтчелекне бетерү әлеге минутта әлеге юлларны укып утыручыдан башлана.

Гөлчәчәк ВАӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: