Бөгелмә авазы

Ринат ХАРИСОВ, “ТНГ-Групп” ҖЧҖ генераль директоры.

Хөрмәтле журналистлар, редакция хезмәткәрләре, кадерле журналистика ветераннары! Сезне олуг юбилеегыз - "Бөгелмә авазы" газетасының 25 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!


Бөгелмәләр, шул исәптән "ТНГ-Групп" җәмгыяте хезмәткәрләре дә шәһәр-райондагы вакыйгалар турында вакытында актуаль мәгълүмат ала. Газета журналистлары вакыйгаларны дөрес һәм тулы итеп яктырта."Бөгелмә авазы" безнең җәмгыять белән 20 ел хезмәттәшлек итә. Шул дәвер эчендә җаваплы булуыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Журналистика - һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше дә. Үткен каләмегез киләчәктә дә игелеккә һәм хакыйкатькә хезмәт итсен, иҗатыгыз Бөгелмәдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне баетырга булышсын. Сезнең һәркайсыгызга гаилә бәхете, күңел байлыгы, киләчәктә газета тиражының артуын, иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: