Бөгелмә авазы

РФдә беренче пассажир судносы Яшел Үзән верфасында суга төште

Теплоходның эчке су юллары буенча сәяхәт һәм экскурсия рейслары башкарылуы планлаштырыла.

А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында суга тантаналы рәвештә сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка-СПГ» пассажир судносын җибәрделәр. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге истәлекле вакыйга – «Чайка» сыекландырылган табигый газда беренче елга пассажир судносын эшләтеп җибәрү белән котлыйм. Республика «Газпром» АҖ белән берлектә төрле транспорт төрләрендә мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү буенча зур системалы эш алып барыла торган беренче төбәкләрнең берсе булды», дип ассызыклады Песошин. 

Ул билгеләп үткәнчә, судно пассажирлар ташу куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә һәм эчке су юллары буенча сәяхәт һәм экскурсия рейслары үткәрәчәк.

Песошин ассызыклаганча, сыекландырылган табигый газда теплоход экологик яктан күпкә яхшырак. Моннан тыш, бу ягулык традиционга караганда арзанрак тора, ә аны куллана торган двигательләр озаграк искерә.

«Бүген Яшел Үзән заводы. Горький уникаль хәрби корабльләр һәм гражданлык суднолары булдырып, мөһим дәүләт бурычларын уңышлы тормышка ашыра. Тупланган тәҗрибәне саклап калып, завод коллективы алдынгы технологияләр кертә, яңа төр продукция җитештерүне үзләштерә. Заманча җиһазлар белән тәэмин ителеш, персоналның югары квалификациясе, нәтиҗәле идарә итү заводның алга таба үсешенә ярдәм итә һәм аның бик яхшы эшлекле репутациясенең нигезе булып тора. Заводның маркасы сыйфат һәм ышанычлылык гарантиясе булды һәм шулай булып кала да», дип йомгаклады ТР Премьер-министры. 

30 августта, Республика көнендә, теплоход тантаналы рәвештә Казансу акваториясе буйлап узачак. Алга таба елга судносын «Казан Свияжск» маршруты буенча экскурсия йөрүләре өчен файдаланачаклар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: