Шунысын да әйтергә кирәк: хөкем ителгән 44 кеше инде иреккә чыгарылган, ә 185енә җәзаны җиңеләйткәннәр. Тагын 742 эш хәзерге вакытта судта карала. Рәсми мәглүматлар буенча, 1685 кешенең хөкем карарлары яңадан каралырга мөмкин. Әйтергә кирәк, аларның 82 проценты урлау өчен ирегеннән мәхрүм ителгән.
Хәзерге вакытта Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә 9868 кеше бар, тикшерү изоляторларында - 2236.