Бөгелмә авазы

Республика лагерьларында җәй көне 100 мең бала ял итәчәк

Июль аенда Татарстанның балалар лагерьларына мәктәп яшендәге 12 меңгә якын малай һәм кыз килде.

Хәзерге вакытта республиканың 79 балалар сәламәтләндерү лагере эшли. ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Андрей Кузьмин белән сөйләшкәндә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

 
– Бездә барлыгы 119 җәйге сәламәтләндерү базасы бар, алар балаларны кабул итәргә әзер, әмма алар билгеле бер сертификацияне узарга тиеш, – дип билгеләп үтте министр. 


Лагерьлар шулай ук “Роспотребнадзор” тарафыннан хупланырга тиеш, алар быел килеп туган вәзгыятьтә лагерьларның яңа таләпләргә туры килүен тикшерә. 
Дамир Фәттахов шулай ук җәй дәвамында, эпидемиологик ситуация тотрыклы булганда,  лагерьларда 100 мең бала ял итәчәген билгеләп үтте. 
Татарстан Яшьләр эшләре министры белән әңгәмә “Вакыйгалар” сайтында 11 июльдә басылачак. Видеоязманы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы каналына YouTube каналына урнаштырачаклар. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасының ТВ-вариантын бүген 18.30 сәгатьтә һәм иртәгә 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында күрсәтәчәкләр. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: