Бөгелмә авазы

Рамазан могҗизасы

Татарстаныбызның Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Әлфия белән Рәфыйк Бикчуровларның бер тавыгы быел Рамазан аеның икенче көнендә - 28 майда менә шундый йомырка салган. Анда, күргәнегезчә, "Аллаһ", "Мөхәммәд" сүзләре язылган. Рәфыйк агай, рәсемдә яхшырак күренсен өчен, кабарып торган хәрефләрне карандаш белән кабатлап кына чыккан. Аллаһның мондый нигъмәте бик...

Татарстаныбызның Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Әлфия белән Рәфыйк Бикчуровларның бер тавыгы быел Рамазан аеның икенче көнендә - 28 майда менә шундый йомырка салган. Анда, күргәнегезчә, "Аллаһ", "Мөхәммәд" сүзләре язылган. Рәфыйк агай, рәсемдә яхшырак күренсен өчен, кабарып торган хәрефләрне карандаш белән кабатлап кына чыккан. Аллаһның мондый нигъмәте бик игелекле затларга гына насыйп була торгандыр инде ул. Илаһи могҗизаның берсе дими, ни дисең бу хәлгә! Чыннан да, Аллаһ Тәгаләнең кодрәте киң һәм шуның дәлилен безгә дә күрсәткән өчен кардәшебез Гөлфирә Шәкүровага рәхмәт әйтәбез. Нәкъ менә ул апасы белән җизнәсе хәзер суыткычта кадерләп кенә саклый торган шушы могҗизаны сурәткә төшереп алып кайткан.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: