Бөгелмә авазы

Рафаил Гыйльманов: “Сайлауларда җәмәгать тәртибе бозылмады”

Татарстан Республикасы полиция начальнигы билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләре шәхси составы көчәйтелгән режимда эшли. Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлауларда хокук бозу очраклары теркәлмәде, дип белдергән ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы Рафаил Гыйльманов узган брифингта. "12 сентябрь көнне кичке сәгать 6дан алып, барлык сайлау участоклары сак...

Татарстан Республикасы полиция начальнигы билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләре шәхси составы көчәйтелгән режимда эшли.

Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлауларда хокук бозу очраклары теркәлмәде, дип белдергән ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы Рафаил Гыйльманов узган брифингта.

"12 сентябрь көнне кичке сәгать 6дан алып, барлык сайлау участоклары сак астына алынды. Моның өчен шәхси составтагы 1 660 хезмәткәр, шәхси оешмалардан - 410 хезмәткәр һәм 241 халык дружинасы вәкиле җәлеп ителде. Алар кизү торуга керешкәнче, барлык сайлау участоклары, якын-тирә территория техник җиһазлар һәм этләр ярдәмендә тикшерелде".

Шулай ук, 200 хезмәткәр Спас, Әлки, Кама Тамагы, Теләче, Әтнә, Аксубай кебек авылрайоннарына ярдәмгә җибәрелгән.

"Эшчәнлегебезне план нигезендә алып барабыз. Әлегә җитди инцидентлар юк. Җәмәгать тәртибен саклауны лаеклы башкарып чыгарбыз", - дип белдергән Р. Гыйльманов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: