Бөгелмә авазы

“Радуга” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәрне барлыйлар

Бөгелмәдә һәм районда 70 яшьтән өлкән булган 3 826 кеше ялгыз яши.

Ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләрнең өйләренә, квартирларына барып йөрүче “Радуга” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәрне барлыйлар. 

Бүгенге көндә Бөгелмәдә: шәһәрдә һәм районда 70 яшьтән өлкән булган 3 826 кеше ялгыз яши. Үзәк хезмәткәрләре аларның 1 306сы янында булып, тиешле беркетмәләр төзеделәр инде.

 Өлкәннәр янына барып йөрүчеләр яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында, хосусый саклану чараларын күреп эш итәләр (битлекләр, пирчәткәләр киеп, дезинфекция чаралары кулланалар).  

Үзәк хезмәткәрләре барган җирдә әңгәмәләр уздыралар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, мошенниклардан сакланырга кирәклеге турында исләренә төшерәләр, “Сак булыгыз, мошенниклар”, “Янгын куркынычсызлыгы” дигән һәм коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча буклетлар, язулар калдыралар. Моннан тыш, социаль-көнкүреш һәм социаль-медицина ярдәме, шулай ук, даими караучы кирәк очракта, әлеге хезмәтне дә тәкъдим итәләр. Андый кешеләрне караучылар өчен “Туганнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе”ндә онлайн-дәресләр дә үткәрелә. Ул дәресләрнең программасын “Радуга” үзәге белгечләре үзләре төзеде.

Ирина Белякова, үзәкнең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: