Бөгелмә авазы

“Радуга” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Әниләр бәйрәме

"Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең профсоюз комитеты Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырды Бәйрәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм шәхсән үз исеменнән учреждение директоры Албина Татлыеваның тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Ул министрлык юллаган телеграмманы укыды, барча әниләргә саулык-сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге һәм ана бәхете...

"Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең профсоюз комитеты Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырды

Бәйрәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм шәхсән үз исеменнән учреждение директоры Албина Татлыеваның тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Ул министрлык юллаган телеграмманы укыды, барча әниләргә саулык-сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге һәм ана бәхете теләде. Профсоюз комитеты рәисе Ләйсән Фәтхетдинова, шулай ук, бәйрәмнең төп кунакларына иң изге теләкләрен җиткерде.

Соңракү барлык катнашучылар "Витаминка" аш-су викторинасында катнаштылар. Хатын-кызлар әниләр турында бик матур җырлар башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, балаларының һәм оныкларының тәбрикләүләре язылган видиороликлар карадылар. Иң активларга һәм җиңүчеләргә татлы бүләкләр һәм истәлекле сувинирлар тапшырылды.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Рәзилә ШАКИРОВА,

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: