Бөгелмә авазы

Психиатрия хастаханәсеннән пациентлар качкан

Казанның полиция хезмәткәрләре Бехтерев исемендәге психиатрия хастаханәсеннән качкан ике пациентны эзли. Әлеге хәл 13 июль көнне булган: полициягә өч пациентның качуы турында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Баш идарәсе мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр төркеме җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин җиткерде. "Хәзерге вакытта пациентларның берсе тоткарланды, калган...

Казанның полиция хезмәткәрләре Бехтерев исемендәге психиатрия хастаханәсеннән качкан ике пациентны эзли. Әлеге хәл 13 июль көнне булган: полициягә өч пациентның качуы турында хәбәр килгән.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Баш идарәсе мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр төркеме җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин җиткерде.

"Хәзерге вакытта пациентларның берсе тоткарланды, калган икесен эзләү эшләре бара, тиешле чаралар күрелә", -дип билгеләп үткән "Татар-информ" га Рәшит Хәмидуллин.

http://matbugat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: