Бөгелмә авазы

Прокуратура таләп итә: Юллар такыр түгел шул...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле хакимнәрдән Бөгелмә шәһәренең 6 урамындагы юлларны ремонтлауны таләп итә. Р. ФӘЙЗРАХМАНОВ, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе. Бу - шәһәр прокуратурасының урам юлларын хәрәкәт иминлеген тәэмин итәр дәрәҗәдә карау-тоту турындагы законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсе. Тикшерү барышында Бөгелмәнең Буровая, Герцен, Казанская, Ленин, Некрасов, Строительная урамнарында чокыр-чакырлар, җимерелгән, аска иңгән...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле хакимнәрдән Бөгелмә шәһәренең 6 урамындагы юлларны ремонтлауны таләп итә.

Р. ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Бу - шәһәр прокуратурасының урам юлларын хәрәкәт иминлеген тәэмин итәр дәрәҗәдә карау-тоту турындагы законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсе. Тикшерү барышында Бөгелмәнең Буровая, Герцен, Казанская, Ленин, Некрасов, Строительная урамнарында чокыр-чакырлар, җимерелгән, аска иңгән урыннарның күплеге ачыкланды, аларның зурлыгы чик үлчәмнән артып китә, транспорт чараларының хәрәкәтенә нык комачау тудыра.

Моңа бәйле рәвештә, шәһәр прокуратурасы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитетын әлеге урамнардагы юлларны тәртипкә китерүне таләп иткән 6 дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте. Хәзер ул актлар тикшерелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: