Бөгелмә авазы

Прокуратура хәбәр итә: Мәгълүматларны вакытында бирергә кирәк

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 8 июль көнне "Рассвет" җаваплылыгы чикләнгән аыл хуҗалыгы җәмгыятендә халыкның мәшгульлеге турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе Зөлфия Люткова. "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы Закон нигезендә гражданнар эш урынын эш бирүченең үзенә мөрәҗәгать итеп, яисә мәшгульлек хезмәте органнары яэшкә урнашырга ярдәм...

 

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 8 июль көнне "Рассвет" җаваплылыгы чикләнгән аыл хуҗалыгы җәмгыятендә халыкның мәшгульлеге турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе Зөлфия Люткова.

"Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы Закон нигезендә гражданнар эш урынын эш бирүченең үзенә мөрәҗәгать итеп, яисә мәшгульлек хезмәте органнары яэшкә урнашырга ярдәм итә алырдай башка оешмалар булышлыгы белән сайларга хокуклы. Ә эш белән тәэмин итүчеләр үзләрендә буш булган эш урыннары, инвалидларга тәкъдим итәрлек вакансияләр турында мәшгульлек үзәгенә ай саен мәгълүмат биреп барырга тиеш. "Рассвет" хуҗалыгында исә июнь аенда буш эш урыннары була торып та, Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгенә бу хакта мәгълүматлар бирелмәгән. Бу югарыда искә алынган Законны бозу булып тора. Шуңа күрә дә, тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.7 нче маддәсе нигезендә "Рассвет" җитәкчесенә (В. Токарев) мөнәсәбәттә административ эш кузгатылган һәм килештерү хөкемдарына тапшырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: