Бөгелмә авазы

Профсоюзлар бәйгесе

14 ноябрьдә Казанда ТР Проф-союзлар Федерациясе оештырган "Профсоюз агитбригадалары" дигән V республикакүләм бәйге узды. Конкурсның максаты - хезмәт ияләренең социаль-икътисади һәм хокукый мәнфәгатьләрен яклаучы профсоюз оешмаларын пропагандалау, сафларын ишәйтүгә өндәү. Профсоюз хәрәкәтенең барлык өлкәләреннән җыелган вәкилләр - 16 команда арасында бөгелмәләр - Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбенең башлангыч оешма...

14 ноябрьдә Казанда ТР Проф-союзлар Федерациясе оештырган "Профсоюз агитбригадалары" дигән V республикакүләм бәйге узды.
Конкурсның максаты - хезмәт ияләренең социаль-икътисади һәм хокукый мәнфәгатьләрен яклаучы профсоюз оешмаларын пропагандалау, сафларын ишәйтүгә өндәү. Профсоюз хәрәкәтенең барлык өлкәләреннән җыелган вәкилләр - 16 команда арасында бөгелмәләр - Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбенең башлангыч оешма җитәкчесе Л. Киреева кул астындагы 8 кешедән торган командасы да лаеклы чыгыш ясады. Бу ярышта катнашу яшьләргә тупланырга, берләшергә һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерергә булышты, дип хәбәр итә дәүләт учреждениеләре профсоюз оешмалары рәисе
Н. Моисеева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: