Бөгелмә авазы

Пресс-конференция: Бу чир белән көрәшеп була

Яман шешнең бөтен дөньяда үлемгә китерүче иң киң таралган сәбәп булуы берәү өчен дә сер түгел, Россия дә моннан искәрмә була алмый. Статистика күрсәткәнчә, ел саен 400 - 500 мең кешедә әлеге куркыныч чир ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, рактан интегүче кешеләрнең 70 процентына нур терапиясе кирәк. Россиядә...

 

Яман шешнең бөтен дөньяда үлемгә китерүче иң киң таралган сәбәп булуы берәү өчен дә сер түгел, Россия дә моннан искәрмә була алмый. Статистика күрсәткәнчә, ел саен 400 - 500 мең кешедә әлеге куркыныч чир ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, рактан интегүче кешеләрнең 70 процентына нур терапиясе кирәк. Россиядә моңа мохтаҗ пациентларның нибары 30 проценты гына нур терапиясен ала.

"Бер яктан, әлбәттә, авыручыларның саны арту - кызганыч күренеш. Әмма яман шешне күбрәк һәм башлангыч этапта вакытында ачыклау табибларга авыруларны тулысынча савыктыру мөмкинлеге бирә", - дип ассызыклады 31 март көнне шәһәр поликлиникасының актлар залында җирле журналистлар белән "Яман шеш авыруына каршы көрәш елы" дигән темага узган пресс-конференциядә Бөгелмә муниципаль районы баш табибы В. Гуров. Анда бүгенге көндә халыкны өркетеп торган, бөтен дөньяның авырткан җиренә әйләнгән темага җитди сөйләшү булды. Баш табиб сүзләренә караганда, беренче урында тире яман шеше булса, икенче урынны - күкрәк бизе яман шеше, өченче урынны исә юан эчәк шеше алып тора. Гадәттә, бишенче урында булган мәни бизе (простата бизе) яман шеше - дүртенче урында. Әлеге яман шеш төрләре барлык онкологик авыруларның яртысыннан артыграгын тәшкил итә. Бу төр авыруларны башлангыч чорда ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге зуррак.

Поликлиниканың онколог-табибы Николай Ефремов әйтүенчә, беренчел онкология кабинетында диспансер учетында ике меңнән артык бөгелмәле исәптә тора, шуларның берсе - бала. Күп очракларда әлеге авыру медицина тикшерүләре, диспансеризация, медосмотрлар вакытында ачыклана икән. Нәкъ менә шуңа күрә дә, баш табибны0 поликлиника эшләре буенча урынбасары Рамил Миргалимов билгеләп үткәнчә, барлык медицина тикшерүләрен системалы төстә һәм вакытында үтәргә кирәк. Белгәнегезчә, республикада, шул исәптән Бөгелмәдә дә һәр ел саен диспансеризация үткәрелә, бу тикшерү-караулар вакытында онкологияне ачыклауга аеруча зур игътибар бирелә: тире, туры эчәк рагы, хатын-кызларда күкрәк бизе, аналык муентыгы, ирләрдә җенес бизе рагы юкмы - кешенең яшенә карап, барысы да тикшерелә.

Пресс-конференциягә шушы яман чир белән авыручылар да чакырылган иде. Мәсәлән, шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Рәмилә Шәкүрова 2000 елда әлеге зәхмәт белән авыруын очраклы рәвештә генә белә. Ничек кенә авыр булмасын, бу ханым шушы чирне җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан. Ул шушы хакта сөйләде журналистларга. "Рак - соңгы чик түгел, ул әле диагноз гына", - дип, Рәмилә ханым яман шеш белән авыручы кешеләргә ярдәм йөзеннән поликлиника җирлегендә төркем оештырырга тәкъдим ясады. Бу тәкъдимне баш табиб күтәреп алды һәм әлеге гамәлнең авырулар өчен вакытлы һәм бик кирәк икәнлеген искәртте.

"Яман шешне булдырмас өчен нишләргә, аннан ничек качып котылырга соң?" - дигән сорауга белгеч-табибларның киңәше бер: дөрес яшәргә кирәк. Эчмәскә, тартмаска (организмда рак килеп чыгу сәбәбенең берсе - тәмәке тарту, барлык чирлеләрнең 30 проценты - тартучылар), дөрес тукланырга, хроник чирләрне дәвалатырга, матур булам дип, чаманы югалтып, тире янып чыкканчы диңгез буенда кызынып ятмаска (юкса, соңгы елларда тире рагы беренче урынга чыкты) һәм гел тикшеренеп торырга.

Үз сәламәтлеге өчен кеше үзе җаваплы. Куркыныч чир таба күрмәсеннәр тагын дип, диспансеризациядән качып йөрергә кирәкми. Чирне вакытында тапсалар яхшы бит. Ләкин күпләр үз сәламәтлегең турында белмәү хәерле дип уйлыйлар. Рактан һәм онкологлардан куркырга кирәкми. Менә шундый нәтиҗәгә килдем шәхсән үзем табиб-белгечләр белән очрашудан соң. Сәламәт булыгыз!

Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: