Бөгелмә авазы

Позиция ныклы: сәгать күчми

Татарстан Дәүләт Советының күптән түгел булып узган утырышында сәгать поясын үзгәртү турындагы мәсьәлә каралды.


Депутатлар сәгать күчерү турындагы мәсьәләне җентекләп тикшерделәр. Тавыш бирү нәтиҗәсендә депутатларның 95 проценты сәгать поясын алыштыруга каршы дип тавыш биргән. Экспертлар бүгенге көндә хәзерге вакыт республика өчен оптималь дип саный. Шуңа күрә әлеге теманы ябып, аңа бөтенләй әйләнеп кайтмаска карар иттеләр. Татарстан белән бергә Идел буеның башка төбәкләрендә дә әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде. Алар ничек хәл итәр, ә Татарстан ныклы позициядә - сәгать күчми!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: