Бөгелмә авазы

Поручитель булганчы, җиде кат уйла

Хәзерге тормышта кем генә кредит алып карамаган икән? Шулай ук җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель) булучылар да аз түгелдер. Туганың яки дустың үтенеп сорагач, ничек инде каршы киләсең? Чын дуслык бәһасе алтынга тиң дисәләр дә, кайчакта кредит буенча йөкләмәләр аннан да кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин шул.


Кредитларын үз вакытында түләп баручыларга җаваплылыкны үз өстенә алучы булганнар берни сизми. Еллар үткән саен алар бу турыда онытырга да ихтимал. Ә менә кредитын түләмәүчеләргә поручитель булганнарга авырга туры килә. Алар кредит алучы белән рәттән, суд юлларын да таптарга мәҗбүрләр. Кызганычка каршы, соңгы елларда шундый очраклар артканнан-арта бара. Район суды рәисе Гөлназ Нурымова белән сөйләшүебез нәкъ шул хакта.

 
- Иң элек, кредит алучыга поручитель ни өчен кирәклегенә ачыклык кертик әле.
 
- Бу мәсьәләдә төп кызыксынучы булып кредит бирүче, ягъни банк тора. Аларга поручитель страховка өчен кирәк. Банк поручитель белән алган кредитларга процент ставкасын күпмедер төшерә. Бу кредит алучылар өчен файдалы булса да, поручительләр, күп очракта, үзләренең банк каршында кредит алучы белән бертигез дәрәҗәдә җаваплы икәнлекләрен аңлап бетермичә генә поручитель булырга ризалашалар.
 
- Поручитель сүзен татарчага тәрҗемә итсәк, ул- бурыч алучының җаваплылыгын үз өстенә алучы дигәнне аңлата.
 
- Нәкъ шулай. Поручительләргә закон тарафыннан бернинди дә ташламалар каралмаган. Кредит алучы алган акчаларга поручительнең бернинди дә хокуклары юк. Тик кредит алучы аны түли алмаган очракта, банк кредит буенча барлык бурычларны түләүне поручительдән таләп итә ала.
 
- Кредит алган вакытта банкта поручительгә барлык бурыч һәм хокуклары да аңлатылырга тиештер бит.
 
- Әлбәттә. Поручитель булу хакында банкта килешү төзелгән вакытта, кагыйдә буларак, ике якның да (кредит алучы һәм поручитель) уртак җаваплылыклары хакында аңлатыла. Шуны әйтеп һәм аңлатып үтү кирәктер. Уртак җаваплылыкның ике төре бар: субсидиар һәм солидар. Субсидиар булган очракта, әгәр дә кредит алучы бурычын түли алмаса, банк башта таләпне бурычлы затка белдерергә тиеш, аның түләү мөмкинлеге булмаган очракта гына бу таләп поручительгә белдерелә. Солидар җаваплылыкта, кредит алучы бурычын түли алмаган очракта, банк бурычны түләүне поручительдән таләп итә ала. Шуның өчен банклар солидар җаваплылыкны күбрәк куллана. Бу алар өчен отышлырак.
 
- Банк поручительдән нәрсәләр таләп итә ала?
 
- Әгәр әҗәтле кеше үзенең бурычларын үти алмый икән, банк поручительдән төп бурычны, процент өлешен, штрафларны, суд чыгымнарын түләүне таләп итә ала.
 
- Кредит алучы кредитын түләмичә, үзенең генә түгел, поручителенең дә киләчәктә кредит алу мөмкинлеген бетерә түгелме?
 
- Нәкъ шулай. Шуның өчен дә, кемгәдер поручитель булганчы, үзең кредит алган кебек хис итәргә, гаиләнең айлык керемен ныклап исәпләргә кирәк. Тормышта төрле хәлләр була. Мисал өчен, берәү кредит алган. Күпмесендер түләгәч, әлеге кредит алучы юл һәлакәтендә вафат булган. Кредитны аның варислары белән бергә поручительгә түләп бетерергә туры килгән. Шуны да онытмау зарур. Поручительнең дә түләү йөкләмәсе мирас булып калырга мөмкин. Варислар бурычның мирас мөлкәте бәясеннән артмаган өлешен түлиләр. Мондый күңелсез дә, кызганыч та хәлләргә юлыкмас өчен, бик нык уйлап эш итү сорала.
 
- Поручительнең, бурычларыннан тыш, хокуклары да бармы соң?
 
- Әлбәттә. Әгәр дә поручитель бурычлы зат өчен бурычны түләп бетерә икән, ул бурычлы заттан барлык китерелгән зыянны түләүне таләп итә ала.
 
- Район судында кредитны түләмәү буенча эшләр күп караламы?
 
- Кызганычка каршы, кредит түләмәүчеләрнең эшләрен карау елдан-ел арта бара. 2013 елда бурычлы затларга карата бирелгән дәгъвалар буенча каралган 58 эшнең 43е - тулысынча, 7се өлешчә канәгатьләндерелгән. 2014 елда мондый 83 эш каралган, шуның 58 е - тулысынча, 7се өлешчә канәгатьләндерелгән. Быел ел башыннан бүгенге көнгә 121 эш каралып, 104е - тулысынча, 6сы өлешчә канәгатьләндерелгән. Болар - банктан алынган кредит, ипотека кредитлары, гражданнарның кредит кулланучылар кооперативыннан алынган бурычлары буенча бирелгән дәгъва эшләре. Кредит алучы белән поручительдән дә бурычны юллау турында эшләр караганда, кредит алучы бурычны үзем генә түлим, аралар начарлана, поручительдән юлламагыз дип сорый. Ләкин суд бу үтенечне канәгатьләндерми, чөнки поручитель, алдан әйткәнемчә, кредит алучы кебек үк, банк алдында җаваплы.
 
- Банклар кредит түләмәүчене судка биргән очракта, кредит алучы төп кредит өлешен генә түләргә тиеш буламы, әллә инде башка түләүләр дә өстәләме?
 
- Бурычлы заттан төп кредит суммасыннан тыш, аның процент өлеше, аңа өстәп, үз вакытында түләмәгән өчен килешү белән билгеләнгән штрафлар һәм судта эш каралган өчен түләнгән дәүләт пошлинасы да юллап алына. Нәтиҗәдә суд аша юллап алынган бурыч алган кредит суммасыннан да артып китәргә мөмкин. Суд чыгарган карар закон көченә кергәннән соң, үтәү кәгазе суд приставы-үтәүчесенә җибәрелә. Әлеге бурычны юллау өчен кредит алучының, поручительнең күчемсез милегенә, транспорт чараларына, булган счетларына арест салынырга, шулай ук бурыч беткәнче хезмәт хакының 50% хәтле тотып калынырга да мөмкин.
 
Поручитель булганчы, яхшылап уйлагыз. Ярык тагарак янында калырлык булмасын.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: