Бөгелмә авазы

Подлесный бистәсе мәчетендә Гашура уразасы уңаеннан ифтар мәҗлесе уздырылды

Подлесный бистәсе мәчетендә Гашура уразасы уңаеннан ифтар мәҗлесе уздырылды. Гашура - мөхәррәм аеның унынчы көне. Исламның башлангыч чорында бу көнне ураза тоту мәҗбүри саналган. Аллаһы Тәгаләдән Рамазан ае уразасы турындагы аять иңгәннән соң, әлеге көнне теләге булган кешеләр ураза тоталар. Гашура - истәлекле көн. Нәкъ менә шушы көнне Ибраһим пәйгамбәр...

Подлесный бистәсе мәчетендә Гашура уразасы уңаеннан ифтар мәҗлесе уздырылды.

Гашура - мөхәррәм аеның унынчы көне. Исламның башлангыч чорында бу көнне ураза тоту мәҗбүри саналган. Аллаһы Тәгаләдән Рамазан ае уразасы турындагы аять иңгәннән соң, әлеге көнне теләге булган кешеләр ураза тоталар.

Гашура - истәлекле көн. Нәкъ менә шушы көнне Ибраһим пәйгамбәр туган, аннары Аллаһ тарафыннан уттан коткарылган, Иса пәйгамбәр күккә ашкан, Муса пәйгамбәр фиргавен эзәрлекләвеннән котылган, Әюп пәйгамбәр Аллаһ әмере белән авыр чиреннән арынган, Нух пәйгамбәрнең көймәсе су басудан соң Джуди тавына килеп котылган, Юныс пәйгамбәр кит эченнән чыга алган, ә Сөләйман пәйгамбәр Аллаһтан патшалык кабул иткән һәм аңа җил дә, җеннәр дә, хайваннар һәм кошлар да буйсынган.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) киңәш биргән: "Мөхәррәм аенда ураза тотыгыз, чөнки ул Аллаһ ае. Бу айда шундый көн бар, бу көнне Аллаһы Тәгалә бер кавемнең үкенүен кабул итеп алды, икенчесен исә гафу итмәде".

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов ифратны оештыручыларга әлеге игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерде.

Зарема ХӨСНЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: