Бөгелмә авазы

Пневмония дигән афәттән ничек сакланырга?

Коронавирус вакытында күзәтелгән пневмония безгә билгеле булган гади үпкә ялкынсынуыннан аерыла икән.

Аерма нәрсәдә?

Ул кан тамырларын зарарлый. Гади пневмония вакытында исә үпкә тукымасы (альвеола) зыян күрә. Ковид вакытында үпкәнең ике ягы да зарарланса, бактериаль (гади) пневмония вакытында бер як үпкәдә генә үзгәреш күзәтелә. Билгеле булганча, аларны дәвалау алымнары да аерыла. Бактериаль үпкә ялкынсынуы очрагында, нигездә, антибиотиклар кулланыла.

Коронавирус вакытындагы пневмонияне дәвалау исә ялкынсынуга каршы, шулай ук вирусларга каршы препаратлар, кан сыеклата торган (антикоагулянт) һәм башка чараларга нигезләнә.

 

Кемнәр өчен куркыныч?

Пневмония шикәр чире, си-мерү, йөрәк авырулары, бронхиаль астма кебек чирләрдән интеккән өлкәннәр өчен аеруча зур куркыныч тудыра. Андый чирләр күбрәк булган саен куркынычрак. Ике яшькә кадәрге балалар да – хәтәр төркемдә. Нәкъ алар пневмонияне авыррак кичерә дә икән. Яшүсмерләр дә үпкә ялкынсынуын авыр уздыра. Әмма бала зуррак булган саен пневмонияне җиңелрәк үткәрә. Балалар коронавирусны да җиңелрәк уздыра. Күп кенә сабыйларда ул гап-гади ОРВИ кебек кенә үтеп китә. Ни өчен дигәндә, өлкәннәрдән аермалы буларак, балаларда хәлне тагын да катлауландыручы башка җитди авырулар юк. Еш салкын тиеп авыру, талчыгу, организмга витаминнар җитмәү, начар туклану сәбәпле, балаларда үпкә ялкынсынуы пәйда була. Организмга чир кузгатучы микроорганизм да эләккән булырга мөмкин.

 

Халык медицинасы ярдәм итәме?

 Халык медицинасы үпкә ялкынсынуына еш кына сәбәп була торган ОРВИны кисәтү өчен файдалы. Әмма пневмония барлыгы ачыкланганнан соң, кеше антибиотиклар урынына халык медицинасына гына таянып дәваланырга алына икән, бу – зур хата. Үпкә ялкынсынуына бармак аша карау, аны вакытында дәваламау бик аянычлы нәтиҗәләргә, хәтта үлемгә үк китерергә мөмкин. Үпкә ялкынсынуын булдырмас өчен, иң беренче чиратта, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организмны вакытында ял иттерергә кирәк. Вакцина ясату да файдалы. Туклану да игътибардан читтә калмасын. Рационда яшелчә, җиләк-җимеш, бал, чикләвекләр, ит, балык, май, боткалар – кыскасы, файдалы ризыкларның барысы да булсын. Организмны С, D, В витаминнары, цинк, селен кебек микроэлементлар белән тукландырып торырга кирәк. Д витаминына аеруча басым ясарга киңәш ителә. ОРВИга каршы көрәштә аңа тиңнәр юк!

Илүсә Искәндәр әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: