Бөгелмә авазы

Петровская урамында да янгын булган

27 сентябрьдә көндезге 12 тула 8 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Петровская урамындагы биш катлы йортның дүртенче катындагы квартир тәрәзәсеннән куе кара төтен чыгуы турында хәбәр алына.

М. ПЕСТЕРЕВ,
Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.

5 минут дигәндә урынга барып җиткән янгын сүндерүчеләрне гражданка Б. каршы ала, ул квартирдан үзенең 2011 елгы кызын алып чыгып өлгерүен, анда башка кеше калмавын әйтә. Яну продуктлары белән уртача дәрәҗәдә агуланган, сулыш алуы авырлашкан кыз баланы "Ашыгыч ярдәм" белгечләре кулына тапшыралар, аны балалар хастаханәсенә озаталар.
Санаулы минутлар эчендә утны сүндерәләр. Квартирда телевизор, тумбочка һ.б. җиһазлар янган, бүлмәләр бик нык сөремләнгән.
Янгын чыгу сәбәбе - көнкүреш электр приборларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: