Бөгелмә авазы

Пенсия мәсьәләсендә 2016 елда нинди яңалыклар бар?

Пенсияләр һәм социаль түләүләр арта


2016 елда иминиятләштерелгән пенсияләр дә, дәүләт пенсия тәэминаты буенча бирелә торган пенсияләр дә индексацияләнәчәк. Мөһим яңалыкларның берсе - 2016 елдан иминиятләштерелгән пенсияләр бары тик эшләмәүче пенсионерларныкы гына индексацияләнәчәк. Аларның иминиятләштерелгән пенсияләре, шулай ук тәгаенләнгән түләүләре 2016 елның февраленнән 4 процентка артачак. Дәүләт пенсия тәэминаты буенча бирелә торган, шул исәптән социаль пенсияләр, эшләү фактына карамастан, 2016 елның апреленнән барлык пенсионерларныкы да шулай ук 4 процентка артачак. 2016 елның февралендә РПФ (Россия Пенсия фонды) түли торган иң гаммәви чара - айлык түләүләр (ЕДВ) 6,4 процентка артачак. Айлык түләүләрне индексацияләү белән бер үк вакытта федераль ташламалар алучыларның социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе дә (натураль формадагысы да, акчалата түләнә торганы да) артачак.

Пенсияләрне билгеләү

Россиядә 2015 елда гамәлгә кергән пенсия формуласы нигезендә, 2016 елда иминиятләштерелгән пенсия алу хокукы өчен ким дигәндә 7 ел стаж һәм 9 пенсия баллы кирәк. 2016 елда алырга мөмкин булган иң күп пенсия баллы 7.83не тәшкил итә. 2016 елда тупланма пенсияне исәпләгәндә пенсия түләү чоры итеп 234 ай алына. Теләсә кайсы пенсияне билгеләтү (исәпләтү) өчен гражданнар пенсия билгеләү турындагы гаризаларын, өйләреннән дә чыкмыйча, РПФ сайтындагы иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты аша мөрәҗәгать итә ала. Эшләүче пенсионерларга иминиятләштерелгән пенсияләр түләү . 2016 елдан эшләүче пенсионерлар иминиятләштерелгән пенсияне һәм тәгаенләнгән түләүләрне алачак, ә алар өчен планлы индексацияләү каралмаган. 2016 елның февралендә 2015 елның 30 сентябренә эшләмәгән пенсионерларның гына иминиятләштерелгән пенсияләре индексацияләнәчәк. Әгәр пенсионер үз-үзен эшләп яшәтүче (самозанятой) категориясенә керсә һәм РПФда 2015 елның 31 декабренә кадәр иминиятләштерелүче сыйфатында исәптә торса, мондый пенсионер эшләүче булып исәпләнә. Әгәр пенсионер 2015 елның мартына кадәр эшләвеннән туктаган булса, бу очракта ул Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта гариза язып, 2016 елның 31 маена кадәр РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны караганнан соң пенсионер, алдагы айдан башлап, индексацияләнгән иминиятләштерелгән пенсиясен ала башлаячак. Әгәр дә моннан соң пенсионер кабат эшкә урнашса, аның иминиятләштерелгән пенсиясе киметелми. Әгәр дә пенсионер 2016 елның 31 мартыннан соң эштән туктаса, Пенсия фондына гариза бирүнең кирәге юк. Хикмәт шунда, 2016 елның икенче кварталыннан эш бирүчеләр өчен гадиләштерелгән айлык исәп-хисап тәртибе кертеләчәк һәм пенсионерның эшләү фактын Пенсия фонды автомат рәвештә ачыклый алачак. 2015 елда эшләгән пенсионерларга 2016 елның августында, 2015 елда исәпләнгән пенсия балларыннан чыгып (акчага күчереп исәпләгәндә өч пенсия баллыннан да арттырмыйча), иминиятләштерелгән пенсияләр арттырылачак (кире исәпләүне сорап мөрәҗәгать итеп торасы түгел). Тупланма пенсияләрне формалаштыруны кичектереп тору законлы карар нигезендә эшләнде. Шуны аңларга кирәк, бу «пенсияне туңдыру» яки «тупланма пенсияне бетерү» түгел. Пенсия тупланмасын формалаштыруны кичектерү тупланма пенсиягә китәсе 6 процент иминиятләштерелгән пенсияләрне формалаштыруга юнәлдереләчәк дигән сүз. Иминиятләштерү взнослары һәм исәп-хисап. Мәҗбүри иминиятләштерүнең тарифы 2016 елда 22 процент дәрәҗәсендә кала. Мәҗбүри иминиятләштерү системасында иминият взносы түләнә торган хезмәт хакы 2016 елда индексацияләнде һәм ул 796 сум (бу суммадан артса 10 процент өстәлә). Зарарлы һәм тормыш өчен куркыныч эш урыннары булган эш бирүчеләр өчен иминият взносларының өстәмә тарифлары 2016 елда №1 исемлеге буенча - 9 процент, №2 исемле һәм «кече исемлек» буенча 6 процент тәшкил итә. Әгәр дә эш бирүче хезмәт шартларына махсус бәяләү үткәргән булса, аның нәтиҗәләре буенча эш урыннарында хезмәт шартлары классы һәм иминият взносының өстәмә тарифлары күләме билгеләнә. 2015 елдагы кебек үк, әгәр дә эшләүчеләр саны 25 кешедән артса, отчетны электрон саны имзасы белән электрон рәвештә бирергә кирәк. 2016 елда кәгазьдә язылган исәп-хисапны бирүнең соңгы көннәре: 15 февраль, 16 май, 15 август, 15 ноябрь, электрон рәвештәгесе: 20 февраль, 20 май, 22 август, 21 ноябрь.

2016 елның икенче кварталында эш бирүчеләр өчен өстәмә рәвештә исәп-хисап тотуның гадиләштерелгән тәртибен кертү планлаштырыла. Аның максаты - пенсионерның хезмәт эшчәнлеге алып баруын белеп тору.

2016 елда МРОТ (хезмәт хакының минималь күләме) 6 204 сум тәшкил итә. Физик затларга тәгаенләнгән түләү каралмаган эш белән үз-үзен тәэмин итүчеләр өчен ул 19 356,48 сум 300 мең сумнан артса, әмма 154 851,84 сумнан күп булмаса, 1 процент.

Иминият взнослары түләүдәге барлык үзгәрешләр белән ПФР сайтының «Страхователям» бүлегендә тулырак таныша аласыз.

http://www.tukai-rt.ru/tt/hbrl/item/12848-pensiya-meselesende-2016-elda-nindi-yanalyiklar-bar.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: