Бөгелмә авазы

Пенсия фондыннан, имеш...

Кырыгалдарларның алдау юлы кырык төрле. Шундыйларның берсе - пенсионерларны төп башына утырту. Күмәк мәгълүмат чаралары "Сак булыгыз! Алданмагыз!" дип кисәтеп торуга карамастан, намуссыз угрылар үз эшен эшли тора. 2 февраль көнне 1954 елгы пенсионер ханымның телефонына ягымлы гына тавышлы бер кыз шылтырата. Ул үзен Пенсия фондыннан дип таныштыра һәм ханымның...

Кырыгалдарларның алдау юлы кырык төрле. Шундыйларның берсе - пенсионерларны төп башына утырту. Күмәк мәгълүмат чаралары "Сак булыгыз! Алданмагыз!" дип кисәтеп торуга карамастан, намуссыз угрылар үз эшен эшли тора.

2 февраль көнне 1954 елгы пенсионер ханымның телефонына ягымлы гына тавышлы бер кыз шылтырата. Ул үзен Пенсия фондыннан дип таныштыра һәм ханымның пенсиясен арттырулары, хәзер аның күләме 15 600 сумга җиткәнлеген әйтә. Тик акчаны алу өчен банк картасының реквизитларын да "яңарту" кирәклеген искәртә. Берни дән шикләнмәгән пенсионер банк картасының бөтен реквизитларын кабатлап чыга. Аннары аның телефонына билгеле бер саннар - кодлар килә башлый, ханым анысын да кызга әйтеп яздыра. Нәтиҗәдә, 15 600 сумга өмет иткән пенсионер картадагы 3 000 сумыннан колак кага.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Истә тотыгыз - пенсияләрне болай санамыйлар һәм күчермиләр! Банк картасының реквизитларын сездән башка беркем белергә тиеш түгел! Кодларны сорыйлар икән, сез инде мошенниклар кулына эләккәнсез дигән сүз. Сак булыгыз!

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: