Бөгелмә авазы

Пенсионерларның юл акчасы үзгәрә

ЕДВ яңа ел башыннан пенсионерның кеременә карап исәпләнәчәк.


Уртача айлык керем 20 мең сумнан аз булганда, акчалата түләү 427 сум тәшкил итәчәк. Әгәр керем 20 мең сумнан артып китә икән, юл акчасы 280 сум гына булачак. Социаль юл йөрү билетының бәясе 427 сум булачак. Аны сатып алу хокукы барлык пенсионерлар өчен дә саклана, әмма кереме 20 мең сумнан арткан пенсионерларга 147 сумнарын өстәргә туры киләчәк. Үзгәрешләр ТР Законында чагылыш тапкан. Бүгенгә Татарстанда 512 мең пенсионер ЕДВ ала. Шуларның 138 меңенең айлык кереме 20 мең сумнан артып китә. Закондагы үзгәрешләр күп кешеләргә кагыла. Шунлыктан алар турында һәркемгә индивидуаль төстә хәбәр ителәчәк. Тиешле мәгълүмат түләү квитанцияләрендә, счет-фактураларда урнаштырылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: