Бөгелмә авазы

Парижларны уздык!

2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Татарстан бу хокукны Франция белән Бельгиядән "тартып алды".

"WorldSkills Competition-2019" һөнәри осталык чемпионаты уздыру өчен дәгъва кылган өч ил: Россия (Казан), Франция (Париж) һәм Бельгиянең (Шарлеруа) берсе кимендә 29 тавыш җыярга тиеш иде.

Татарстан делегациясе башлыгы - Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әлеге зур чараны уздыру өчен Татарстан - Казанда бөтен ресурслар булуына басым ясап, хөкемдарларны инандыра алды: ""WorldSkills -2019" бәйгесендә катнашырга теләүчеләргә булышачакбыз, финанс ярдәме дә күрсәтә алачакбыз", - диде ул.

Тавыш бирүнең беренче турында тиешле балл туплау өчен, Казанга нибары бер тавыш җитмәде. Икенче раунда ул инде 31 тавыш җыйды (Париж - 26). Шулай итеп, Казан бу югары чараны уздыру хокукын яулап алды.

- Әлеге мөһим вакыйганы югары дәрәҗәдә оештыру өчен барысын да эшләячәкбез, Халыкара чемпионатны кабул итүгә Казан бүгеннән әзер инде. Бу чара чит илләрдәге кулдашлар белән бәйләнешләр ныгуга ярдәм итәчәк, - ди башкала мэры Илсур Метшин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: