Бөгелмә авазы

Остаханәләр - һәркем өчен

Яшь бөгелмәлеләр игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” проектын хупладылар

“Ялкын” балалар приютында педагоглар, Бөгелмә шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучылары белән берлектә, балалар өчен “Остаханәләр – һәркем өчен” дигән мастер-класс оештырдылар. Балаларны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны ачыклау барышында приютта тәрбияләнүчеләр hәм кунаклар арасында җылы мөнәсәбәтләр туды. Социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең һәм 10нчы мәктәп укучыларының уртак иҗади эшчәнлеге коммуникацион күнекмәләрне үстерергә, үз-үзеңне кешеләр арасында тоту культурасын арттырырга ярдәм итте. Чарада барлыгы 16 кеше катнашты.

 

Анастасия НАТАЛЬИНА,

директор урынбасары

тәрбияче Елена ПАВЛОВА фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: