Бөгелмә авазы

Октябрьдән “кышкы вакыт”ка күчәбез

Россия Президенты Владимир Путин кышкы вакытка күчү канунын имзалады. Быел октябрь азагында Россия кышкы вакытка күчәчәк. Яңа канун нигезендә, вакыт зоналары 9дан 10га кадәр артачак. Яңа зонага Удмуртия һәм Самара өлкәсе керәчәк. Анда сәгать Мәскәү вакытыннан бер сәгать алда барачак. Әлеге вакыт зонасына Татарстанның да керү ихтималы бар иде. Сәгатьне...

Россия Президенты Владимир Путин кышкы вакытка күчү канунын имзалады.
Быел октябрь азагында Россия кышкы вакытка күчәчәк. Яңа канун нигезендә, вакыт зоналары 9дан 10га кадәр артачак. Яңа зонага Удмуртия һәм Самара өлкәсе керәчәк. Анда сәгать Мәскәү вакытыннан бер сәгать алда барачак. Әлеге вакыт зонасына Татарстанның да керү ихтималы бар иде.
Сәгатьне елына ике тапкыр, ким дигәндә, 110 илдә кү-черәләр. Әлеге системаны көндезге вакытны нәтиҗәле файдалану максатында, ХIХ гасырда Яңа Зеландия галиме тәкъдим иткән булган. Бездә сәгатьне 1917 елда күчерә башлаганнар, әмма бу бер елдан туктатылган. 1930 елда вакыт бер сәгатькә алга күчерелгән. Язгы-кышкы вакытка күчү 1981 елда кире кайтарылган иде.
2011 елда ул чордагы президент Дмитрий Медведев, сәгать күчерү кешеләргә стресс дип, бу чараны туктатты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: