Бөгелмә авазы

"Ныклы гаилә"

Бөтендөнья Гаилә көне һәм «Ныклы гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында

15 май көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә «Ныклы гаилә» дигән чара уздырылды.

33 социаль хезмәт алучы гаилә турында әйтемнәр һәм мәкальләр искә төшерделәр, гаилә кыйммәтләре турында презентация карадылар, «Минем гаиләмнәндә яхшырагы юк» дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Ата-аналар тәрбия тәҗрибәсе белән һәм «үзенчәлекле» балаларны тәрбияләгәндә юлда очраган  авырлыклар турында уртаклашалар.

Мондый очрашулар һәр гаиләдә бердәмлек, үзара аңлашу һәм мәхәббәт тәрбияли!

 

Елена Косолапова, тәрбияче.

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: