Бөгелмә авазы

Нәрсә җитә ана булуга...

Бөгелмәдә "Нурия" мөселман хатын-кызлары клубы әгъзалары үзләренең чираттагы очрашулары вакытында бала тәрбияләүдә ана роле турында сөйләштеләр. Туташ-ханымнар алдында мәктәпкәчә балалар белән эшләүдә 20 еллык тәҗрибәсе булган педагог чыгыш ясады. Ул сабыйларның сөйләм телен һәм моторикасын үстерү методлары һәм алымнары турында кирәкле дә, файдалы да мәгълүмат бирде. Әлеге очрашуны оештыручылар исә...

Бөгелмәдә "Нурия" мөселман хатын-кызлары клубы әгъзалары үзләренең чираттагы очрашулары вакытында бала тәрбияләүдә ана роле турында сөйләштеләр.

Туташ-ханымнар алдында мәктәпкәчә балалар белән эшләүдә 20 еллык тәҗрибәсе булган педагог чыгыш ясады. Ул сабыйларның сөйләм телен һәм моторикасын үстерү методлары һәм алымнары турында кирәкле дә, файдалы да мәгълүмат бирде. Әлеге очрашуны оештыручылар исә булачак әниләр белән берничә уен үткәрделәр. Мәсәлән, бер генә кул ярдәмендә курчакны пеленкага төрү конкурста катнашучылар өчен дә, уенны тамаша кылучылар өчен дә бик кызык булды. "Метафорик автопортрет" дип аталган тест исә "Нурия" клубы әгъзалары арасында иң аралашучан, иң хуҗалыкчан һәм иң гаилә җанлыларны ачыкларга булышты. Очрашуга җыелган туташ-ханымнар шулай ук әниләр турында шигырьләр, хәдисләр, бәяннар укыдылар. Ә соңыннан, чәй табынына утыргач, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: