Бөгелмә авазы

Һөнәри бәйрәм

Хөрмәтле коллегалар, ветераннар, энергетиклар! Һөнәри бәйрәм көнендә коллективыбызга, барлык энергетикларга ихлас күңелемнән тотрыклы хезмәт юлы һәм һөнәри уңышлар телим. Намуслы хезмәтегез, эшкә җаваплы карашыгыз, һөнәри осталар булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Хәтта һөнәри бәйрәмне дә күпләрегез эш урынында каршылап, һәр мизгелдә төп бурычыбыз - кулланучыларыбызны өзеклексез электр энергиясе белән тәэмин итүдә...

Хөрмәтле коллегалар, ветераннар, энергетиклар! Һөнәри бәйрәм көнендә коллективыбызга, барлык энергетикларга ихлас күңелемнән тотрыклы хезмәт юлы һәм һөнәри уңышлар телим. Намуслы хезмәтегез, эшкә җаваплы карашыгыз, һөнәри осталар булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә.
Хәтта һөнәри бәйрәмне дә күпләрегез эш урынында каршылап, һәр мизгелдә төп бурычыбыз - кулланучыларыбызны өзеклексез электр энергиясе белән тәэмин итүдә көйле һәм тиз эшләргә әзер тора.
Кадерле хезмәттәшләрем! Мөмкинлектән файдаланып, һәммәгезне дә якынлашып килүче Яңа ел белән дә тәбрик итәм! 2014 ел уңышлы һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, эшегездә уңышлар телим! Һөнәри бәйрәмебез һәм Яңа ел котлы булсын!
Ихтирам белән,
Риф Мөхәммәдиев,
Бөгелмә электр челтәре директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: