Бөгелмә авазы

“ Һөнәрем – киләчәгем” галстуксыз очрашу

Халыклар дуслыгы китапханәсендә профориентация буенча балалар өчен “Һөнәрем – киләчәгем” дип исемләнгән очрашу узды.

Чара башында балалар нинди һөнәрләр булуларын белделәр, аннары һөнәр сайлауда иң киң таралган хаталарны һәм аларның сәбәпләрен тикшерделәр.

Уен барышында балалар кеше һәм гамәлләр объектының үзара мөнәсәбәтләренә карап, барлык һөнәрләрнең биш категориягә бүленүен белделәр: “кеше-кеше”, “кеше-табигать”, “кеше-техника”, “кеше-рәссам”, “кеше-таныш система”. Бик актив рәвештә һөнәри юнәлештәге “Төрле һөнәрләр”, “Автопортрет”, “Һөнәри сүзлек”, “Кем нәрсә эшли?” уен һәм конкурсларда катнаштылар.

Очрашу бик җанлы узды, балалар “Кто есть кто?” пантомима конкурсы  буенча нинди һөнәр турында сүз баруын билгеләделәр. “Табылдыклар бюросы” уенында яшь китап укучылар төрле әйберләр буенча һөнәрләрнең атамаларын белделәр.

Укучылар игътибарына киләчәк һөнәреңне сайлау буенча “Кем булырга?” дигән слайд-презентация тәкъдим ителде.

 

М. МИҢГАЗЕТДИНОВА

 

Р. САДРИЕВА фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: