Бөгелмә авазы

Ноябрьнең соңгы көне буранлы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Республиканың кайбер районнарында көндез кар, юеш кар явуы һәм җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көндез аның көчәю ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда көндезге һава температурасы 1-6,ә Бөгелмәдә исә 1-4 градус салкын булачак.
1 декабрьгә каршы төндә кар ява, һава температурасы 6 градуска кадәр түбән төшә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: