Бөгелмә авазы

Нәниләрнең зур җиңүе

2012 елның 3 маенда Чаллы шәһәренең "Олимпийский" спорт комплексында 1999-2001 елгы малайлар арасында дзюдо буенча Россия турниры булып узды.

Ярышларда Пермь, Йошкар-Ола, Казан, Чабаксар, Самара, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лаештан килгән спорт сөюче балалар катнашты.

Реклама

Бөгелмәнең "Факел" балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Муса Исламголов (2 нче лицейдан) белән Ленар Миңнәхмәтов (1 нче мәктәптән) үз авырлык категорияләрендә җиңү яуладылар. Данил Шәмсиев (11 нче мәктәптән) икенче урынга лаек булды.
Малайларны ярышка тренер-остазлары Илдар Индус улы Фәттахов әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: