Бөгелмә авазы

Нәни хат ташучылар

Эшче һөнәрләр елы кысаларында

9 октябрьдә Эшче һөнәрләр елы hәм Бөтендөнья почта көне кысаларында, Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар hәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә hөнәри юнәлеш бирүче  дәрес үткәрелде. 

Дәреснең максаты  - хат ташучы һөнәре hәм почта хезмәте турында күзаллауларны формалаштыру  аша балаларда кызыксынучанлыкны үстерү. 

Дәрес барышында балалар хатларның тарихы, төрле заманнарда аларның төрләре, транспортировка ысуллары турында белделәр, корреспонденцияне аерып карадылар hәм үзләрен кирәкле адресатка хат тапшыруда сынадылар. 

Мондый төрдәге дәресләр мөмкинлекләре чикле балаларның танып-белү сәләтен үстерүдә зур әhәмияткә ия, хәтер hәм игътибарны яхшыртырга булыша, шулай ук киләчәк hөнәрне сайларга ярдәм итә. 

 

Альбина ИРКӘГАЛИЕВА, тәрбияче 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: