Бөгелмә авазы

Әниләргә без мәңге бурычлы

Гаилә гореф-гадәтләрен ныгыту һәм әниләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган "Әниләргә без мәңге бурычлы" чарасын "Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләнү бүлеге психологы Рәзилә Шакирова оештырды, чара 2 нче номерлы филиал-китапханә вәкилләре катнашында үтте. Китапханәчеләр Антонина Ишкова һәм Асия Исмәгыйлова әзерләгән "Притча о матери" презентациясе вакытында Рождественский, Есенин, Гамзатов, Островскийларның күңелгә үтеп керерлек шигырьләре...

Гаилә гореф-гадәтләрен ныгыту һәм әниләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган "Әниләргә без мәңге бурычлы" чарасын "Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләнү бүлеге психологы Рәзилә Шакирова оештырды, чара 2 нче номерлы филиал-китапханә вәкилләре катнашында үтте.

Китапханәчеләр Антонина Ишкова һәм Асия Исмәгыйлова әзерләгән "Притча о матери" презентациясе вакытында Рождественский, Есенин, Гамзатов, Островскийларның күңелгә үтеп керерлек шигырьләре яңгырады. Шулай ук Жасмин, Михаил Круг, "Индиго" балалар хоры җырлары да бер генә кешене дә битараф калдырмады. Моңардан тыш, ял итүчеләр уен-викториналарда катнаштылар, әниләр турындагы мәкаль-әйтемнәрне исләренә төшерделәр.

"Песочные картины. Мама - ангел нашей жизни" видеоролигын караганнан соң, ял итүчеләр бердәм булып үзәк хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик иттеләр: Әлфия Вәлиева "Кукушка" дигән шаян хикәя сөйләде, Тамара Шилагина гашыйклар турында күңелле җыр башкарды, тугызынчы дистәсен "ваклаучы" Анастасия Макарова озак яшәү серләре белән уртаклашты һәм чарада катнашучыларның барчасына да сәламәтлек теләде.

Рәзилә ШАКИРОВА фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: