Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Президенты Указы

Татарстан Республикасы тер­ри­то­риясендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи һәм рухи традицияләрен, мә­дәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатларында карар бирәм:

1. 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итәргә.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә 2012 елда Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын уздыру буенча, аларны үткәрү вакытын, җаваплы башкаручыларны, финанслау күләмнәрен һәм чыганакларын күрсәтеп, төп чаралар планын эшләргә һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны тәэмин итәргә.

3. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарына, җәмәгать берләшмәләренә һәм оешмаларга Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим итә.

4. Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенә, республика һәм урындагы массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын уздыруны киң яктыртуны тәэмин итәргә.

5. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көче­нә керә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.МИҢНЕХАНОВ.
Казан, Кремль, 2012 ел, 24 гыйнвар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: