Бөгелмә авазы

Кадерле якташлар, шәһәребез кунаклары!

25 декабрь көнне 17 сәгатьтә үзәк мәй­данда шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы була.

Бәйрәм программасында: "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән театральләштерелгән күре­неш, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар, күңел ачу программасы, бәйрәм фейерверкы, дискотека.

Елның соңгы көнендә - 31 декабрьдә 20 сә­гатьтә биредә - яшьләр өчен Яңа ел дискотекасы.

Рәхим итегез! Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз.

Татарлар җыелды

9-11 декабрь көннәрендә башкалабыз Ка­занда РФ һәм БДБ илләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының 2011 ел эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Мәдәният; Фән һәм мәгариф; Массакүләм мәгълүмат чаралары; Дин; Эшмәкәрлекне үстерү һәм экономик багланышларны булдыру; Халыкара багланышлар һәм кеше хокукы; Татар милләтенең стратегик үсеше комиссияләре эшләде. Соңыннан киңәйтелгән утырышта әлеге комиссияләр эше нигезендә резолюцияләр кабул ителде, 2012 елга планнар каралды. Киңәйтелгән утырыш эшендә Бөгелмәдән БТКның җирле бүлеге рәисе Р.Җәләев катнашты.

Экстремизмга каршы

21 декабрь көнне террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, Бөгелмә шәһәре һәм районы халкының сизгерлеген арттыру мәсьәләләре буенча пресс-конференция узды.

Оператив эшләр буенча эчке эшләр бү­легенең полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Сергей Шубенко бәйрәм алдыннан аеруча уяу булырга чакырды. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Александр Иванов Бөгелмә шәһәрендә кеше күпләп йөри торган сигез урында видеокамера урнаштырылган, аларга өстәп, тагын егермене урнаштыру каралган дигән хәбәр җиткерде. Алар экстремистик характердагы сайтларны даими күзәтеп, андый эчтәлектәге китапларның таралуын контрольдә тотабыз дип белдерделәр. Шикле сайтларга юлыккан очракта, тиешле органнарга хәбәр итү кирәклеге дә искәртелде.

Бөгелмә муниципаль районы имам-мөх­­­­тәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Бөгелмә шәһәренең чиркәү советы рәисе урынбасары Александр Емельянов, кулга шик­ле китап килеп кергән очракта, укыр алдыннан аны дин әһелләренә күрсәтергә киңәш итте. "Халык нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялган икәнен аңламый, шул сәбәпле, аларга ялган мәгълүматны сеңдерү бик җиңел. Киләсе елдан мәктәпләрдә дин дәресләрен кертү - бик кирәкле гамәл", - дип белдерде Рөстәм хәзрәт.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: