Бөгелмә авазы

Җәмәгатьчелек белән бергәләп

Бөгелмәдә торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын бергәләп чишү юллары турында хәзер яңа төзелгән иҗтимагый совет та баш ватачак. Хакимияттәгеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергәләп, торак милекчеләренә Торак кодексының нечкәлекләрен ачыкларга, идарәче компанияләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итәргә бурычлы. Бу бәйләнештә арадашчылар ролен йортлар буенча билгеләнгән җаваплылар башкарачак, җәмәгатьчелек вәкилләре булып, нәкъ менә...

Иҗтимагый совет составына шулай ук башкарма комитетның юридик бүлек начальнигы Р.Р.Софина, Бөгелмә зона торак инспекциясе директоры Р.И.галиев, БМР Иҗтимагый совет рәисе Г.Т.Вәлиева, "Департамент ЖКХ" МУП директоры В.А.Пивсаев, "ЕРЦ" ҖЧҖ директоры М.Ф.Хәлиуллин, идарәче компанияләр директорлары керә.

Советның төп бурычы - ТКХ өлкәсендә муниципаль идарәне камилләштерү. Совет әгъзалары халыкка мәгълүмат җит-керү, шәһәрдәшләргә ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. ТКХ хезмәтләренә түләү мәсьәләләреннән башлап, йортларны капиталь ремонтлауга кадәр барлык сорауларны да йортлар өчен җаваплылар ("старшие по домам" дип йөртәләр аларны) аркылы шушы Иҗтимагый советка җиткерә аласыз. Совет әгъзалары айга бер мәртәбә очрашачак-лар. Тиздән аның беренче утырышы булачак.

Белемнәрен күтәрделәр

15 февральдә Бөгелмә хәзрәтләре өчен Россия Ислам университетында Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте катнашында оештырылган имам-хатыйпларның белемен күтәрү курслары тәмамланды. Ике атна дәвамында 11 имамыбыз дини белемнәрен арттырдылар, психология, тарих кебек практик фәннәрне өйрәнделәр. Курслар төгәлләнгәннән соң алар өчен аттестация уздырылды. барлык зачетларны уңышлы тапшыргач, хәзрәтләр курсларны тәмамлаулары турында таныклык алдылар.

Соңыннан мөфти урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, имамнарга мөрәҗәгать итеп, мондый курсларның хәзрәтләр өчен дә, аларның ярдәмчеләре өчен дә бик мөһим булуын ассызыклап, чыгыш ясады.

Тхэквондо

5 февраль көнне Чаллы шәһәрендә тхэквондо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте.

Ярышларда Удмуртия, Коми, Самара, Оренбург, Казан, Чаллы һәм Карабаш командалары вәкилләре көч сынашты. Якташларыбыз сынатмады: Таһир Мамед, Венер Шәфиев - беренче, Сергей Васильев - икенче, Валентина Васильева, Әсхәт Бадамшин, Илшат Фазылов өченче булдылар. Спортчыларны ярышларга Карабаш бистәсендә эшләүче "Бәйбарс" клубы тренеры Эльвир Шәфиев әзерләде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: