Бөгелмә авазы

Уяу булыгыз: алдыйлар!

17 октябрь көнне билгесез затлар 1950 елгы пенсионер ханымның кесә телефонына шылтыратып, 15 мең сум акча күчерүен сорый.

Имеш, улы зур суммада бурычка баткан, әнисе акча күчермәсә, аны җәза-лаячаклар икән. Пенсионерка алар сораган акчаның яртысын күчергәч кенә полициягә мөрәҗәгать итә.

Хөрмәтле якташлар! Мошенниклар ятьмәсенә эләкмәгез, уяу булыгыз! Андый гамәлләр белән шөгыльләнүчеләр турында ни дә булса беләсез икән, түлек әйлә-нәсенә эшли торган 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. Анонимлык гарантияләнә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: