Бөгелмә авазы

Сайлау–2012

РФ Президентын сайлауларны уздыру өчен участок сайлау комиссия-ләре төзү һәм аларның рәисләрен билгеләү турында Татарстан Респуб-ликасы Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе БЕЛДЕРҮЕ "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составына кертү өчен тәкъдим ителгән кандидатураларны тикшергәч һәм "Россия Федерация-се Президентын сайлау турында"гы Федераль Законның 12, 15, 21...

РФ Президентын сайлауларны уздыру өчен участок сайлау комиссия-ләре төзү һәм аларның рәисләрен билгеләү турында Татарстан Респуб-ликасы Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе БЕЛДЕРҮЕ "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составына кертү өчен тәкъдим ителгән кандидатураларны тикшергәч һәм "Россия Федерация-се Президентын сайлау турында"гы Федераль Законның 12, 15, 21 нче маддәләренә таянып, Татарстан Рес-публикасы Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе 2012 елның 9 февралендә 50 участок сайлау ко-миссиясе (№№ 1092-1141) төзеде.

Болар хакында өстәмә мәгълүмат белән Бөгелмә муниципаль районының рәсми сайтында (http//bugulma.tatar.ru) "Территориальные избирательные комиссии - Территориальная избирательная комиссия города Бугульмы" бүлегендә танышырга мөмкин.

М.КАШАПОВ,
Бөгелмә шәһәре
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.

Барыгыз да - ярминкәгә!

Реклама

26 февраль - якшәмбе көнне шә-һәребезнең үзәк мәйданында быелгы беренче ярминкә узачак.

Бу көнне сезне махсус рецепт ниге-зендә пешерелгән бәйрәм коймагы белән сыйларлар. Кыш озату бәйрәмендә матур җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке - һәммәсе дә булачак. Рәхим итегез!

Нотариус кабул итә

2012 елның 1 мартында "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлегендә (адрес: М.Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә), халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән, нотариус Н.А.Немова 13-17 сәгатьтә гражданнарны кабул итә. 4-03-99 телефоны буенча шылтыратып, алдан язылып кую кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: