Бөгелмә авазы

Президент кабул итә

Бөгелмә хакимияте бинасында "РФ Президентының электрон кабул итү бүлмәсе" терминалы урнаштырылды.

Мондый кабул итү бүлмәләре җирле үзидарә биналарында халык саны 100 меңнән артык булган 49 шәһәрдә куелган. Электрон кабул итү бүлмәсенә Россия гражданины паспорты белән килергә кирәк. Биредә РФ Президенты кабул итү бүлмәсе вәкаләтле вәкиленә - хезмәткәренә телдән, язмача һәм алдан язылып кую юлы белән видеоязма режимында да мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Терминал адресы: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт.

Ел шәхесләре

Ел саен "Татарстан хатын-кызла-ры" иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы профсоюзлары феде-рациясе белән берлектә, Халыкара ха-тын-кызлар көне алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" дип исемләнгән конкурс үткәрә.

Анда түбәндәге номинацияләр билгеләнә: "Бизнес-леди", "Минем язмышым - минем һөнәрем" (җитештерү өлкәсендә), "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе", "Мәдәният һәм рухият өлкәсендә хатын-кыз", "Хатын-кыз - ана", "Ел үрнәге хатын-кызы", "Өченче буын героинясы". Конкурста катнашырга лаеклыларны тәкъдим итәргә теләсәгез, 4-06-58 телефонына шылтыратып, хәбәр итә аласыз. Тәкъдимнәр 2012 елның

15 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Яңа җитәкче

2011 елның 14 декабрендә "Ак Барс" банкының Бөгелмә филиалы директоры итеп Илья Викторович Пупин билгеләнде. 1981 елда Бөгелмәдә туган; югары белемле; соңгы эш урыны - "Сбербанк России" ачык акционерлык җәмгыятенең 4694 нче Бөгелмә бүлеге җитәкчесе урынбасары.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: