Бөгелмә авазы

Хезмәткә хөрмәт

Нәтиҗәле хезмәте һәм Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма коми­те­тының икътисад бүлеге башлыгы Ризидә Сөләйман кызы ГАЛӘМОВАга "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде.

Шәһәр Яңа елга әзерләнә

19 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина 2011 ел­ның соңгы киңәшмәсен уздырды.

Һәрвакыттагыча, анда шәһәр-район оешма-предприятиеләренең белгеч һәм җитәкчеләре узган атнада башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, планнар белән уртаклаштылар.

"Полицейский Кыш бабай"

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хә­бәр­ләре буенча, узган атнада халыктан 55 шикаять кергән, наркотик­лар белән бәйле 3 факт ачыкланган, ике кибет спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозган. Яңа ел бәйрәме чорында Бөгелмәдә "Полицейский Кыш бабай" акциясе уздырылачак. Алар балалар йортларында, бик үк тыныч булмаган гаиләләрдә булып, балаларга бүләкләр өләшәчәкләр.

20 һәм 30 декабрь аралыгында полиция хезмәткәрләре "Чыршы" операциясе уздырып, профилактик эш алып барачаклар. Бу операция рөхсәтсез чыршы агачын кисүләрне булдырмау максатында эшләнә. Һәм, иң мөһиме, "Бәйрәмнәр чорында бернинди хокук бозулар, тәртипсезлек булмасын өчен тырышачакбыз", - ди Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Валентина Усачева.

Подвалларга контроль

Бөгелмәдә узган атнада бер янгын чыгу очрагы булган. 4 кеше белгечләргә, ишекләрен ачуны сорап, мөрәҗәгать иткән.

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәре әйтүенчә, соңгы вакытта подвалларда ут белән саксыз эш итү очраклары ешайган. Шуңа күрә башкарма комитет җитәкчесе идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә үзләре карамагындагы йортлар подвалларына контрольлек итүне көчәйтергә кушты.

Куллангансың икән,түләргә дә кирәк

Соңгы атна дәвамында халыкны салкын су, кайнар су, электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмаган.

Бөгелмә җылылык челтәре предприя­тиесенең энергия чыганаклары өчен бурычы зур булу сәбәпле, түләүләрне вакытында башкару зарурлыгы турында җирле телевидение аша халыкка мөрәҗәгать итү оештырылган. Торак-коммуналь ху­җалыгы департаменты җитәкчесе Виктор Пивсаев бу уңайдан төрле чаралар планы төзелүен хәбәр итте.

Бөгелмә ямьләнә

Тиздән - Яңа ел. Т.Никулина 23енә шәһәрне бизәү эшләре төгәлләнергә, урамнарда һәм йортлар стеналарында утлар җемелдәп торырга, мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлергә тиешлеген искәртте.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: