Бөгелмә авазы

МЧС кисәтә

Озакка сузылган каты салкыннарга һәм алдагы көннәрдә дә шундый ук суык һава торышы фаразлануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә: шәхси автомашиналарда урманнарга, балыкка барудан, табигатькә чыгудан тыелып торыгыз; балаларны урамга ялгызын чыгармагыз; квартирларны, подъездларны җылыту чараларын күрегез; үзбелдек белән ясалган җылыту приборларын кулланмагыз, ә мичләрнең...

Озакка сузылган каты салкыннарга һәм алдагы көннәрдә дә шундый ук суык һава торышы фаразлануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә: шәхси автомашиналарда урманнарга, балыкка барудан, табигатькә чыгудан тыелып торыгыз; балаларны урамга ялгызын чыгармагыз; квартирларны, подъездларны җылыту чараларын күрегез; үзбелдек белән ясалган җылыту приборларын кулланмагыз, ә мичләрнең артык кызып китүенә юл куймагыз. Кеше өшесә, аны җылы өйдә, душта, мунчада, яисә электр приборлары ярдәмендә җылытырга, коры кием кидереп, кайнар чәй эчерергә, кимендә, 1-2 сәгать урамга чыгармаска кирәк. Ә инде туңса, кичекмәстән табиб чакыру зарур.

Әбунәчеләргә бүләккә

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Күп-ләрегез ел башында, газетабыз белән бергә, дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр күрсәтелгән Яңа - 2012 ел календаре килмәгәнгә аптырагандыр. Әйе, башка елларда гыйнвар аеның тәүге саннары белән сезгә бүләк итеп андый календарьларны җибәрүне гадәткә керткән идек. Быел әлеге эш бераз тоткарланды, әмма сезнең күпсанлы сорауларыгыз буенча һәм соң булса да уң булсын дип, әлеге хилафлыкны төзәтәбез - мөселман календарен бүләк итәбез.

Әлеге игелекле эшне башкарып чыгуда матди ярдәм күрсәткәне өчен шәһәр һәм районыбызда мөхтәрәм зат, танылган галим, дин белгече, хаҗи Мәгъсүм Мөдәррис улы Заһировка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Хак динебез юлында күрсәткән иҗтиһатыгыз өчен Аллаһы Тәгалә рәхмәтләре насыйп әйләсен.

Алдан язылу башланды

Сезгә Яңа елда да безнең газетабызга тугры калуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Инде февраль аеннан 2012 елның II яртыеллыгына элекке бәяләрдән алдан язылу башлануы турында хәбәр итәбез. Әбунә шәһәр һәм районыбыздагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциядә кабул ителә. Ел әйләнәсенә бергә булыйк, җәмәгать!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: